Экологик сукмак “Изге чишмәгә сәяхәт”
Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Безнең авылыбыздан ерак түгел урман эчендә изге Көек чишмәбез бар. “Аманат”лар бүген шунда юлланды.Бөек Ватан сугышы елларында олы кешеләр анда барып дога кылганнар,сугыш бетүен теләгәннәр.Бүген дә әлбиттә һәрберебездә бер теләк:илебезгә тынычлык.
Аманатчылар догалар укып теләк теләде,мәүлид әйтте…
Чишмәнең тирә ягын чүп үләннәреннән арындырып,тәмле суын авыз иттеп,чәй кайнатып эчтеләр.Үзләре белән чәйгә дип,суын алып кайтты.
Теләкләр кабул булсын, сугыш тизрәк тәмамлансын , балалар барда исән сау кайтсыннар илебездә тынычлык урынлашсын!
#ЭкоТропа#КультураБалтачевскийрайон#КунтугушевскийСДК#Мывместе#НиктоИНичтоНезабыто