“Театрлы яз” район халык театр коллективлары фестивален йомгаклап….
“Театрлы яз” район халык театр коллективлары фестивален йомгаклап, 27 нче апрель көнне район мәдәният сарае сәхнәсендә Нөркә авылы “Мирас” халык театры Урал Галиев повесте буенча әзерләнгән “Тау артында тал җылый” дигән спектаклен тәкъдим итте. Спектакль барышында Бөек Ватан сугышы чорында авыл тормышы сүрәтләнде: хатын-кызның җилкәсенә төшкән авыр эшләр, балаларның ачлыктан үлүләре , бер уч урланган бодай өчен дә хөкемгә тарттырып төрмәгә ябып куюлар …һәм мәхәббәт темасы чагылды. Төп геройлар – Муса белән Гайнисаның уз иңнәренә төшкән язмыш сынауларын җиңеп чыгып, әсәр азагында бергә калулары сөенечле куренеш. Авыр заманда да мәхәббәт кешеләргә яшәргә көч биргән. Яшен атып уртага бүленгән карт тал аларның барлык тормыш вакыйгаларының шахиты булып торды. Рольләрне үзешчән артистлар чын тормыштагыча итеп гәүдәләндерде: Гайниса ролен – Гөлназ Шайбакова ,Рабига – Ильза Шайбакова , Муса – Фердинант Шаймарданов, Хаҗи – Ильгиз Хазиахметов, Морат – Ринаф Шайбакова, Сәрби – Гөлфинә Шаймарданова, Зөлфия – Динә Юнусова, бәләкәй кызны – Эмма Шаймарданова уйнады. Әсәрне сәхнәгә куйдылар: Ильза һәм Гөлназ Шәйбаковалар. Спектакль тамашачыны берчә уйландырды, берчә кайгыга салды, берчә сөендерде. Район мәдәният сарае директоры Гөлфия Зиязтдин кызы Шаисламова артистларга киләчәктә уңышлар, тагын да яңа тамашалар теләде һәм рәхмәт белдерде.